26 август 2015 яңалыклары
-
Ил буйлап үлүчеләр саны артканнан арта
Туучылар һаман азая икән, кызганыч... Статистик мәгълүматларга караганда, 2015 елның беренче ярты еллыгында Россиядә үлүчеләр саны 988 меңгә җиткән. Узган елны бу вакытка 961 мең кеше һәлак булган. Үлүчеләрнең күбесе яшьләр икән. Шушы ярты ел эчендә барлыгы 926,8 мең бала дөньяга килгән. Инетртат.ру
-
Бурычларын миллионга җиткерүчеләр дә бар
Башкалада торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бурычлары булган казанлыларны фатирларыннан чыгара башлаганнар. Урамда ук калдырмыйлар, билгеле. Алар шартлары начаррак булган торакка күчерелә. Шул рәвешле республикада ТКХ өчен бурычлары җыелганнарга сабак укытмакчылар. Саннар исә, дөрестән дә, катгый чараларга күчәрлек. Хәзерге вакытта Казан халкының торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен 2 миллиард сум бурычы җыелган....
-
Бу атнаның икенче яртысына йолдызлар фаразы
Кучкар Сак булыгыз: кемнәрнеңдер йогынтысы яки ялган сүзләре байтак кына акчагызны югалтуга китермәгәе. Хискә бирелеп, башыгызга кайгы алуыгыз ихтимал. Үгезбозау Акча мәсьәләсендә үзгәрешләр көтелә. Уңаймы яки тискәре якка икәне үзегездән тора. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр тиздән җайланачак. Игезәкләр Эшләрегезгә яки корып куелган планнарыгызга җитди йогынты ясардай бер вакыйга көтелә. Кем беләндер...
-
«Кока-кола» «Зәй шикәре»ннән ясалачак
Ике елдан «Зәй шикәре» заводы «Кока-кола» өчен продукция җитештерә башларга ниятли. Моның өчен заводтагы җиһазларның 90 процентының яңа технологияләргә җавап бирүе шарт. Әлегә завод бу таләпләрнең 60-70 процентына җавап бирә. Безнең гәҗит
-
Ваемсыз ана штраф белән котылган
Түбән Кама шәһәрендә ана кеше, йоклаган баласын калдырып, дуслары белән чыгып китә. Бу хатын белән яшәүче ир баланы урамга алып чыга һәм югалта. Яшь ярымлык сабыйның берүзе уйнап йөргәнен күреп, күршеләре полициягә хәбәр итә. Ана кеше өйгә бик соң кайта, баланың өйдә юклыгын күрә һәм ятып йоклый. Иртәгесен исә полиция...
-
Русиянең иң бай хатын-кызлары исемлегендә татарлар
Forbes журналы төзегән Русиянең иң бай хатын-кызлары исемлегендә татарлар да бар. Узган елгы исемлектә икътисадчы Гүзәлия Сафина 7нче урында булса (265 миллион доллар), быел ул 3нче урында (430 миллион доллар). Минтимер Шәймиевнең оныгы Камилә узган ел 15нче урында иде (115 миллион доллар). Быел ул беренче унлыкта (190 миллион доллар). «Бәхетле»...
-
Парашют белән сикергәндә гомере өзелгән
Минзәлә районында 38 яшьлек ханым парашюттан сикереп һәлак булган. Ул парашют спорты белән 2013нче елдан бирле шөгыльләнгән. Кызганычка, бу юлы уңышсызлыкка очраган. Сикергәндә бик күп тән җәрәхәтләре алу сәбәпле, больницада җан биргән. Безнең гәҗит